Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Фәррахов: Авырлыкларга карамастан, Татарстан үсеш бюджеты булдырды

Татарстан хакимияте пандемиягә карамастан, бизнеска һәм халыкка булышуын дәвам итә, диде парламентарий.

Узып барган елда Татарстан бар таләпләрне лаеклы рәвештә узды һәм төбәк үсешенә юнәлдерелгән бюджет булдыра алды. Моңа республика хакимиятенең ритмлы һәм эзлекле гамәлләре ярдәмендә ирешеп булды. Бу фикерне Татарстан Президентының йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.

Ул Рөстәм Миңнехановның берничә ел республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары белән йомгаклау матбугат конференциясе уздыруын әйтте. Һәм һәр елны бу сөйләшү мөмкин кадәр ачык һәм ихлас була.

«Бу һәрвакыт ихласлылык һәм матбугат чаралары белән гади телдә аралашу», — диде Фәррахов.

Татарстан 2020 елны тәмамлый торган мөһим күрсәткечләр турында сөйләгәндә, парламентарий республика узган айларның барлык таләпләрен дә уңышлы үтте, диде.

«Әйе, Татарстан бюджеты дефицит белән кабул ителде. Әмма бу тотрыклы икътисадның тотрыклы бюджеты бу өлкәдә диверсификация уздыру барлык йөкләмәләрне башкарып чыгуны гарантияли», — диде Айрат Фәррахов.

Башка күп кенә төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстан мондый катлаулы чорда киләсе елда төбәкне үстерү өчен акча туплый алды, дип өстәде депутат.

«Бу катлаулы ел бюджеты гына түгел, ә үсеш бюджеты да. Ул эшмәкәрләргә, балалы гаиләләргә, әниләргә һәм халыкның башка катламнарына сизелерлек ярдәмне күздә тота. Шуның белән беррәттән торак төзелеш күләме дә зур — болар бик мөһим», — дип йомгаклады Айрат Фәррахов.

Баштарак йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел республика казнасындагы дефицит 48 млрд сумны тәшкил итте дип әйткән иде. Шул ук вакытта төбәк икътисадының кайбер өлкәләре тотрыклы үсеш тә күрсәтте.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев