Айрат Фәррахов социаль челтәрләрдә Татарстан халкы сорауларына җавап бирәчәк
Онлайн-трансляция 1 апрельдә көндезге сәгать 11дә булачак.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов республика халкы сорауларына социаль челтәрләрдә Татарстан рәсми берләшмәләренең онлайн-трансляциясендә җавап бирәчәк. Онлайн-трансляция 1 апрельдә көндезге сәгать 11дә була.
Онлайн очрашуда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе: халыкның сәламәтлеген саклау, вакцинация һәм медицина үсеше турында сөйләшү булачак.
Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак — иң киң таралган һәм актуаль булганнарына кунак туры эфирда җавап бирә, ә кулланучылардан конкрет сорауларга аның ярдәмчеләре җавап бирәчәк.
#Татарстан-Онлайн программасының туры эфирын 1 апрельдә 11: 00 сәгатьтә «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә , Youtube платформасында карарга мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев