Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Хәмитов татар биюенең үле сәнгать булуы турындагы фикер белән килешми

“Алтын битлек” премиясе лауреаты Нурбәк Батулла бүгенге халык биюләренең үле музей сәнгате булуы турындагы фикер әйткән иде.

Татар биюен ничек кенә болгатсаң да, аның асылы шул кала һәм ул беркайчан бетмәячәк -Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты  Нурбәк Батулланың “Бүгенге көндә халык биюләре дә үле музей сәнгате”, дигән сүзенә җавап итеп шушы фикерен әйтте.

Нурбәк Батулла “Шәһәрчеләр” проекты өчен бергән интервьюсында “Татар-информ” хәбәрчесенә: “Бездә генә ул фольклор сүзе ул нафталин исе китерә, кешегә кызык булмаган сәнгать күз алдына килә... Петербургка хореографлыкка укырга киткәч... мин классик сәнгатьнең үле икәнен күрдем”, - дигән иде.

“Татар биюе беркайчан бетми. Халык булганда, аны ничек кенә болгатма, нинди генә юнәлешкә кертмә... без бөтенебез дә олыгая-олыгая җиргә якынаябыз. Үзебезнең әби-бабайларны искә төшерәбез, үз түбәтәебезне киябез, галушыбызны киябез дә, мәчеткә барабыз. Тел дә шулай, бию дә – бетми дә, бетәчәге дә юк. Без гореф-гадәтләребезне саклап калганда гына алга барачакбыз”, - дип пафос белән җавап бирде ХХ гасыр ахырының иң танылган татар халык биюләрен башкаручы артисты.

Айрат Хәмитов бию киләчәген тел киләчәге белән чагыштырып аңлата. “Татар теле беркайчан да бетмәде. Совет чорында Казанда бер генә татар мәктәбе калса да – бетмәде. Бию дә шулай”, - ди ул.

“Сәхнә биюе белән халыктагы фольклор биюнең аермасы бар. Бу – уйлап чыгарылган бию. Сабантуйларында биелгән бию ул башка. Без шуларны кулланып, элементларны, образлары алып, матур сәхнә продукты ясыйбыз. Бриллиантның кырлап шомарткан кебек”, - дип аңлатты ул журналистларга халык биюләренең “ясалмалылыгы” мәсьәләсен.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев