Саба таңнары

«Аждаһа» кабымлыгы әзерләү ЫСУЛЫ

Әзерләү өчен 2,5 кг помидор, 1 кг кишер, 1 кг баллы кызыл борыч, 100 гр ачы кызыл борыч, 150-200 гр шикәр, 1/4 стакан тоз, 150 гр үсемлек мае, 200 гр сарымсак.

Кишерне уртача зурлыктагы угычта уабыз, помидорны икегә бүләбез, баллы борычны орлыкларыннан чистартып, дүрт өлешкә бүләбез. Ачы борыч белән сарымсакны да берничә өлешкә бүлеп турыйбыз. Бөтен яшелчәне бергә иттарткыч аша чыгарабыз да кәстрүлгә салып, 1,5 сәгать пешерәбез. Үсемлек мае, шикәр, тоз салып, тагын 30 минут пешерәбез.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: