Бабалары: "Китапларны сатмагыз - алай байый алмассыз. Укып, белем алыгыз яки башкаларга тапшырыгыз", - дип васыять иткән
Илфат һәм Миләүшә Гайнетдиновлар бабаларының васыяте буенча иске китаплардан торган шәхси дини архивны "Хузур" нәшрият йортына китерде. Анда - Ислам буенча сирәк һәм уникаль китаплар. Бабалары аларга: "Китапларны сатмагыз - алай байый алмассыз. Китапларны укып, белем алыгыз яки башкаларга тапшырыгыз", - дигән. Нәшрият йорты китапларның исемлеген төзи башлаган. Архивта тәфсирләр,...
Илфат һәм Миләүшә Гайнетдиновлар бабаларының васыяте буенча иске китаплардан торган шәхси дини архивны "Хузур" нәшрият йортына китерде. Анда - Ислам буенча сирәк һәм уникаль китаплар.
Бабалары аларга: "Китапларны сатмагыз - алай байый алмассыз. Китапларны укып, белем алыгыз яки башкаларга тапшырыгыз", - дигән. Нәшрият йорты китапларның исемлеген төзи башлаган. Архивта тәфсирләр, пәйгамбәрләр тарихы турында хезмәтләр, тәҗвид, каләм буенча дәреслекләр барлыгы билгеле.
Җыелманың йөзек кашы булып XIX гасырга караган кулъязма Коръән китабы тора. Коллекция электрон форматка күчереләчәк һәм darul-kutub.com порталында һәркем файдалана алачак.
"Хозур" нәшрият йорты һәм darul-kutub.com электрон китапханә порталы гарәп, иске татар, фарсы телендәге борынгы китапларга ия булганнарга мөрәҗәгать итә. "Әгәр дә милли мирасыбызның күп гасырлар дәвамында саклануын теләсәгез, мондый китапларны "Хузур" нәшрият йортына тапшырыгыз. Биредә аларга икенче тормыш өреләчәк", - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев