Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыларга ярдәм итү программасында үзгәрешләр көтелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» нең 2020-2021 елларга бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын капиталь ремонтлауның уңышлы республика программасын озайту тәкъдимен хуплады.

Республикада ел саен дача бистәләрендә һәм бакчачылык ширкәтләрендә юлларны, электр челтәрләрен һәм суүткәргечләрне ремонтлауга 550 әр миллион сум акча бүлеп бирүен дәвам итәчәк.

Татарстанда меңнән артык гражданнарның коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләре теркәлгән. Сораштырулар нигезендә, миллионга якын татарстанлы үзләрен бакчачы һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче дип саный. Шәһәрдә яшәүче һәр өченче гаилә бакчасы бар. Моннан тыш, республикада 540 000 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Аларның хуҗалары шулай ук бакчачылык һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә республика җитәкчелеге дача бистәләрен һәм бакча ширкәтләрен үстерүгә зур игътибар бирә.

2017 елдан башлап Татарстанда бакча һәм яшелчәчелек берләшмәләре инфраструктурасын үстерү программасы башланып китте. Республика бюджетыннан ел саен бакчачылык бистәләренең тышкы инфраструктурасын ремонтлау һәм реконструкцияләүгә 550 әр млн. сум бирелә башлады.

Беренчел план нигезендә программа 2017 елдан 2019 елга кадәр исәпләнгән иде. Әмма хәзер аны 2021 елга кадәр озайтырга карар кылдылар. Бу хакта Түбән Камада бакчачылар, бакчачылык берләшмәләре идарәсе рәисләре һәм әгъзалары белән очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Валерий Власов хәбәр итте.

Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе «Бакчачылар йорты – гаилә таянычы» проекты кысаларында бакчачылык ширкәтләренең администрация белән хезмәттәшлеген камилләштерү буенча зур эш алып бара. Без программа буенча өч еллык эшкә анализ ясадык, бик күп уңай фикерләр алдык. Нәтиҗәләр реаль булганга күрә кешеләр программасын озайтуны сорыйлар.

Шуңа күрә «Бердәм Россия» ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте, һәм ул программаны тагын ике елга озайту мәсьәләсендә безне хуплады. Ягъни, 2020 һәм 2021 елларда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инфраструктурасын ремонтлау өчен 550 миллион сум акча бүлеп биреләчәк», -дип билгеләп үтте Валерий Власов.

Ул искәрткәнчә, программа бакчачылыкның тышкы инфраструктурасына кагыла. Шул ук вакытта 2018 елдан башлап Татарстан бакчачылары финанслашу шартларында бистәләрнең эчке инфраструктурасын ремонтлау мөмкинлеге дә алдылар. Беренче елда гаризалар  38 млн. сумга  булса, 2019 елда бакчачылар яңа мөмкинлекләргә бәя бирде һәм гаризалар күбрәк булып сумма 351 млн тәшкил итте. Бу якындагы берничә елда бөтен республика буенча бакча һәм яшелчәчелек берләшмәләрендәге вәзгыятьне тамырдан яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.

Татарстанның «Бердәм Россия»се бакчачылар берләшмәсе мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирә. Июнь башында Югары Осланда «Бердәм Россия» көне вакытында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Бакчачылар берлегенең җирле бүлекчәсе активистлары белән очрашты. Алар су скважиналарын лицензияләү проблемасы турында сөйләделәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән яңа закон ел ахырына кадәр барлык скважиналарны рәсмиләштерүне таләп итә – ә бу күп вакыт һәм чыгымнар таләп итә, шуңа күрә барысы да өлгерми.

Ике атнадан соң  Дәүләт Советы Федераль Парламентка лицензия алуга гаризалар бирү вакытын озайту тәкъдиме белән Закон чыгару инициативасын кертте. Хәзер ул РФ Дәүләт Думасында карала. «Бердәмроссиялеләр» әлеге мәсьәләне контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев