Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала язмышы барыннан да өстен

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 5 административ материал каралды. Симет авыл җирлегеннән гаиләдә бала тәрбияләүдән читләшеп, эчкечелек белән шөгыльләнгән ир-атның эше тикшерелде. Ата кешегә шелтә белдерелеп, ныклы контрольгә алыначагы искәртелде. Курсабаш авыл җирлегеннән балигъ булмаган бала тәрбияләүче ханым...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 5 административ материал каралды. Симет авыл җирлегеннән гаиләдә бала тәрбияләүдән читләшеп, эчкечелек белән шөгыльләнгән ир-атның эше тикшерелде. Ата кешегә шелтә белдерелеп, ныклы контрольгә алыначагы искәртелде. Курсабаш авыл җирлегеннән балигъ булмаган бала тәрбияләүче ханым да спиртлы эчемлекләр белән дуслашуы сәбәпле комиссиягә чакырылган иде. Шулай ук утырышта Саба гимназиясе дирекциясе тарафыннан югары сыйныфта укучы ике егетнең мәктәп уставына буйсынмаулары, үз-үзләрен тотышлары белән сыйныфташларына тискәре йогынты ясаулары һәм фәннәрне үзләштерүдә артта калулары хакында язылган ике гариза тикшерелде. Укучыларның тәртибендә уңай якка үзгәрешләр күзәтелмәсә, катгый чаралар күреләчәге искәртелде. Сабадан бер гаилә билгеләнгән вакыт арасында үзен уңай яктан күрсәтүе нәтиҗәсендә социаль яктан куркыныч гаиләләр исемлегеннән төшерелде, район үзәгендә яшәүче бер гаилә, киресенчә, учетка куелды. Сатыш авыл җирлегеннән комиссиягә килмәгән ике ир-ат эше үзләреннән башка гына каралып, 500 әр сум штраф түләттерергә дигән карар чыгарылды. Балаларның кичке 22 сәгатьтән соң йөрүләрен кисәтү профилактик чаралары уздырылуына карамастан, утырыш саен әлеге кагыйдәне онытучылар очрый.

"Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" учреждениесе филиалы белгече Динар Закировның балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм транспорт белән бәйле төрле тән җәрәхәтләре алуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшчәнлеге буенча чыгышы тыңланды. Быел 10 айда районыбызда булган 22 юл-транспорт фаҗигасендә 9 кешенең гомере өзелгән, 27 кеше яраланган. Үлүчеләрнең дүртесе балалар булуы бигрәк тә аяныч. Районыбызда 2013-2020 елга кабул ителгән юллардагы иминлекне көчәйтү программасы эшли. Динар Закиров әйтүенчә, балалар катнашындагы бәла-казаларны кисәтү максатыннан төрле акцияләр уза. Мәсәлән, «Игътибар: балалар!» акциясе кысаларында 16 балага җәяүле буларак юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, 16 яше тулмаган 17 балага велосипед белән идарә иткәне өчен һәм 18 яше тулмаган 1 баланың мотоциклда йөргәне өчен карточкалар тутырылган. «Мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә, ныклы эшчәнлек алып барабыз, балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен аңлату, төрле күңелсез вакыйгаларны булдырмауга каршы 32 чара узды», - ди Динар Закиров.

Әти-әниләрдән балаларның иминлеген тәэмин итү буенча аеруча игътибарлы булулары, төрле юл хәрәкәте белән бәйле күңелсезлекләрдән саклаулары, бигрәк тә кече яшьтәгеләрне ялгызы гына машинада калдырмаулары, кыскасы, бәла-казаларга нигез булдырмаулары сорала.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев