Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар белән җәйге сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр арасында Казан - өченче

Казан балалар белән җәйге сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр арасында өченче урынны били. Балалар белән сәяхәтләр өчен популяр җәйге туристлык юнәлешләре рейтингы Oktogo.ru. кунакханәләрне онлайн-броньлау сервисы мәгълүматлары буенча төзелгән. Рейтинг 1 июньнән 31 августка кадәр балалар белән яшәү өчен кунакханәләрне броньлау мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнгән. Балалар белән җәйге ял өчен Россиянең иң...

Казан балалар белән җәйге сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр арасында өченче урынны били. Балалар белән сәяхәтләр өчен популяр җәйге туристлык юнәлешләре рейтингы Oktogo.ru. кунакханәләрне онлайн-броньлау сервисы мәгълүматлары буенча төзелгән.

Рейтинг 1 июньнән 31 августка кадәр балалар белән яшәү өчен кунакханәләрне броньлау мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнгән.

Балалар белән җәйге ял өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре исемлегенә Сочи, Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү, Анапа, Түбән Новгород, Севастополь, Геленджик, Ялта һәм Бөек Новгород кергән.

Туристлар балалар белән Казанга җәйгә сәяхәткә уртача 4 көнгә барырга җыена һәм яшәү өчен тәүлегенә 3,1 мең сум чамасы сарыф итәчәк.

Россиялеләр, балалар белән бергә ял итү өчен, Россия шәһәрләрендә һәм курортларда кунакхнәләрне 6 көнгә броньга калдыра һәм яшәү өчен 3,5 мең сум сарыф итәчәк, бу чит илдә ял итүдән 40 процентка арзанрак.

Туристлар балалар белән Сочига уртача 10 көнгә бара, ә Санкт-Петербургка - 5 көнгә. Сочида кунакханәдә яшәү өчен тәүлегенә 3 мең сум сарыф ителәчәк, ә Санкт-Петербургта - 3,8 мең сум.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев