Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комендант сәгате чиген узган Саба, Шәмәрдән, Керәнне, Тенеки, Сәрдә, Югары Шытсу авылында яшәүче укучылар әти-әниләре белән бергә җавап тоттылар

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 21 материал каралды. Шуның күбесе 31 май, ягъни укуның соңгы көнендә кичке сәгать 10нан соң полиция тарафыннан тоткарланган укучыларга карата төзелгән беркетмәләр. Каникул якынлашкан көнне укучылар аеруча иркенәеп киткәннәр. Тикшерелгән материаллар арасында балигъ булмаганнарның төнге сәгатьләрдә башка район территорияләрендә...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 21 материал каралды. Шуның күбесе 31 май, ягъни укуның соңгы көнендә кичке сәгать 10нан соң полиция тарафыннан тоткарланган укучыларга карата төзелгән беркетмәләр. Каникул якынлашкан көнне укучылар аеруча иркенәеп киткәннәр. Тикшерелгән материаллар арасында балигъ булмаганнарның төнге сәгатьләрдә башка район территорияләрендә очраулары да бәян ителде. Комендант сәгате чиген узган Саба, Шәмәрдән, Керәнне, Тенеки, Сәрдә, Югары Шытсу авылында яшәүче укучылар әти-әниләре белән бергә җавап тоттылар.

Яңа Мичән авылында яшәүче ир-атка балигъ булмаган балалары янында аракы эчкәне өчен 200 сум штраф түләргә туры килде. Ике басу Арташ авылыннан балигъ булмаган егетнең төнлә аракы эчкән хәлдә тоткарлануы һәм полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткәне 500 сумга төште. Административ хокук бозулар турындагы Законда күрсәтелгәнчә, балигъ булмаганнарның кичке 10нан соң йөрүе сәбәпле, бер ел эчендә ике тапкыр беркетмә төзелсә, 2000 сум штраф каралган.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X