Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы машинада караучысыз калдырганнар 100 мең сумга кадәр штраф түләячәк

Русиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар. Русия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143нче маддәсен («Баланы транспорт чарасында калдыру») кертү кирәк. Канун проектында аңлатылганча,...

Русиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар. Русия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143нче маддәсен («Баланы транспорт чарасында калдыру») кертү кирәк. Канун проектында аңлатылганча, машинада ялгызы калган балага кислород җитмәскә яисә ул салонда су булмаудан тилмерергә мөмкин. Машинада балаларны ялгыз калдыру аркасында бәхетсезлек очраклары булып тора. Красноярскида 5 яшьлек малай тәрәзә күтәрткеч белән уйнап үлгән иде, ә Владимирда караучысыз калдырылган өч бала утырган машина янды. Белгечләр, әлеге чараларны штраф 5 мең сумга кадәр булганда кертү нәтиҗәлерәк, дип саный.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X