Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач халкын «Салкын чишмә» буендагы күпер мәсьәләсе борчый

Балтач ел саен матурлана. Бистә үзәгендә ял итү урыннары, парклар барлыкка килде. Тик районыбызның йөзе булып саналган «Салкын чишмә» буена игътибар бирүче юк. Аеруча чишмәгә илтә торган күпер начар хәлдә. Ярты Балтач халкы шул күпердән суга килә. Мәктәпкә, балалар бакчасына бару өчен дә шул күпер аша үтәргә кирәк. Ләкин ярым...

Балтач ел саен матурлана. Бистә үзәгендә ял итү урыннары, парклар барлыкка килде. Тик районыбызның йөзе булып саналган «Салкын чишмә» буена игътибар бирүче юк. Аеруча чишмәгә илтә торган күпер начар хәлдә. Ярты Балтач халкы шул күпердән суга килә. Мәктәпкә, балалар бакчасына бару өчен дә шул күпер аша үтәргә кирәк. Ләкин ярым җимерек күпердән чыгуы куркыныч. Бу мәсьәләдә безгә ярдәм итсәгез иде, күперне кайчан төзекләндерерләр икән?

Балтач бистәсе халкы.

«Салкын чишмә»не үз күзләребез белән күреп кайтырга булдык. Чынлап та кешегә йөрү өчен уңайсыз урын. Күпергә җәелгән калайлар купкан, баш-башларында тишекләр хасил булган. Без килгәндә дә, чишмәгә су алырга төшкән бер әби кечкенә тәгәрмәчле арбасын күпердән тәгәрәтә алмый азаплана иде. Очраган кешеләр: «Чаян»да гына бастырасы калды инде безне. Ничә ел көтәбез, һаман күпер салмыйлар, берәрсенең егылып төшкәнен көтәләрдер», - дип зарын уртаклашты. Бу мәсьәләдә Балтач үзидарәсе башлыгы Илдар Габдрахмановка мөрәҗәгать иттек.

- Чынлап та, бу безнең өчен зур проблема. Әлеге мәсьәлә күптән көн кадагында. Аны район күләмендәге сессиядә дә карадык. Бистәбездә бердәнбер чишмә югыйсә. Ул күпердән чыгу куркыныч икәнен үзем дә аңлыйм. Шуңа да быел, ничек булса да, аны төзекләндереп куячакбыз. Баштарак үзара салым акчасына яңа күпер салу уе да бар иде. Әмма бу акчалар юл салу өчен тотылса, отышлырак булыр дигән нәтиҗәгә килдек. 2019 елга биредә парк булдыру нияте бар, - диде Илдар Габдрахманов. Балтач районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегендә баш архитектор Шамил Борһанов булачак паркның эскизларын инде әзерли башлаган. Аны тиздән халыкка тәкъдим итәргә җыена.

- Татарстан буенча «Иҗтимагый киңлек» программасы гамәлгә ашырылып килә. Районда ял итү урыннары, яшел зоналар булдыру - безнең бурыч. Мин, архитектор буларак, бу урынны матурларга, яшелләндерергә, чишмәдән су алучылар, ял итүчеләр өчен анда уңайлыклар тудырырга, эскәмияләр ясарга тәкъдим итәм. «Салкын чишмә» - Балтачның маркасы кебек. Күперне ясап куеп кына проблема хәл ителми. Бу тирәлекне төзекләндерергә, горурланырлык чишмәбезне кадерләргә кирәк, - диде Шамил Борһанов.
Парк булдыру нияте - сөенечле хәбәр, аны киләчәктә күрергә язсын, ә хәзергә көн кадагында - күпер. Вәгъдә ителгән күперне кышка кергәнче төзекләндерерләр дип ышаныйк.


Эльвира Мозаффар, Балтач

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев