Балтач сыерларын Мәскәүгә алып барганнар
Яңалыклар

Балтач сыерларын Мәскәүгә алып барганнар

Балтач сыеры Россия күләмендә үткәрелгән “Алтын көз – 2018” күргәзмәсендә көмеш медальгә лаек булды.

Күптән түгел "Татарстан" җәмгыятенең акыллы, матур, сөтле ике сыеры – “Кама” белән “Ландыш” Мәскәүдә үткән “Алтын көз-2018” күргәзмәсендә катнашты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Районның “Татарстан” җәмгыятенең “Кама” кушаматлы сыеры Россия күләмендә үткәрелгән “Алтын көз – 2018” күргәзмәсендә көмеш медальгә лаек булды. Сөтлебикәләрне күргәзмәгә Илдар Фатыйхов белән Фидаил Хәкимов алып барган.

 

Фото: baltaci.ru

http://baltaci.ru/


Нет комментариев