Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтаны робот алыштыра алмый

Будапештта узган EuroSkills чемпионатында көмеш медаль яулаган Булат Галиуллин әнә шулай ди. Булат – Апас районының Әлмәндәр авылы егете. Бүген башкалабызның төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятен тәмамлап, хәзер студентларны үзе һөнәргә өйрәтә.

Булат әйтүенчә, балта остасы­ның дәрәҗәсе беркайчан да югалмады һәм югалмаячак. Алар авылда гына түгел, шәһәрдә дә бик кирәк. “Әлеге һөнәр иясе хәзерге вакытта балта тотып кына эшләми, аннан заманча электр җиһазларын да белү сорала. XXI гасырда һәр өлкәдә компьютерлаштыру бара. Балта остасы бу үзгәрешләрдән артта калмаска тиеш. Көллияттә шушы таләпләрнең барысын да исәпкә алып укытабыз”, – ди студент-остаз. Булат Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетында читтән торып белем ала.


Кечкенә чактан ук ул әтисе Ниязга өй эшләрендә булышып үскән. Сыерчык, куян, чеби оялары ясаган. Шуңа күрә балта остасы һөнәре аның өчен бер дә ят түгел. Хәзер буш вакытларында куна такталары, урындыклар һәм башка җиһазлар ясый икән. Аларны сатмыйм да, бүләк тә итмим, ди.


– Мәктәптә укыганда технология дәресләре атнага бер генә тапкыр керә иде. Замана укучылары чүкеч һәм пычкы тота белми, дип әйтә алмыйм. Беренче укытучым Илфат абый Сөләйманов тукмак, куна такталары, тимердән соскыч ясарга өйрәтте. Минемчә, хезмәтне ярату кечкенәдән үк башлана, – ди ул, хезмәт тәрбиясе турында сүз чыккач. – Борнаш мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамладым. Көллияткә укырга кергәндә кыенсынып тормадым. Яшьләргә дә шуны әйтәсем килә: кул эшен белгән кеше беркайчан да югалмас.


– Бүген кайбер районнар балаларны кечкенәдән һөнәргә өйрәтү өчен “Баласкилс” проекты булдырды. Әйтик, сабыйларны бакчада чүлмәк ясарга, итек басарга өй­рәтәләр. Бу эшне шулай иртә башлау дөресме икән? – дип сорыйм Булаттан.


– Дөрес дип саныйм. Кечкенә чактан һәр юнәлешне бераз өй­рәнсәң, үскәч, үз юлыңны табу җи­ңелрәк. Әйтик, Көньяк Кореяда WorldSkillsка балаларны кечкенә чактан ук  әзерли башлыйлар. Без­дә дә шундый укыту үзәкләре оештырылса, яхшырак булыр иде, – ди ул.


Булатның бу беренче генә уңышы түгел. Моңа кадәр эшче һөнәрләр буенча узган ярышларда да алдынгы урыннар яулаган ул. Былтыр Абу-Дабида узган ярышта катнашкан. Будапешттагы чемпионатта алтын медаль өчен аңа бары берничә балл гына җитмәгән.


“Күнегүләр вакытында кечкенә генә чыршы ясадым. Чемпионатта катнашасы һәр илгә, үрнәк итеп, әлеге биремне җибәрделәр. Чыр­шы­ның биеклеге бер метрдан артык. Башта компьютерда сызымын сыздык, аннан корал белән эш­ләдек. Ярышларның беренче кө­нен­дә кечкенә генә беседка ясарга тиеш идек. Иң авыры – кул белән эшләү булды. Бу юнәлештә бары биш кеше генә катнашты. Көндәш­ләребез Нидерланд һәм Венгрия илләреннән иде”, – ди егет.


Дөньякүләм ярышларда катнашу өчен инглиз телен дә белергә кирәк бит әле. Булат әйтүенчә, WorldSkillsка әзерләнү өчен онлайн дәресләр оештыралар. Би­ремнәр сызымнарда күрсәтелә, күбрәк саннар белән аңлатыла. Балта эше юнәлешендә аралашу сүзләре белсәң дә җитә.


Егет тиздән 2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионатына әзер­ләнә башлаячак. Төзелеш өл­кәсендә үз эшен башлап җибәрергә хыяллана. Киләчәктә балта остасы һөнәрен яңа гына өйрәнә башлаганнарга да ярдәм итәргә җыена.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X