Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Банкка кредит түләмәс өчен нәрсәләр эшләп була

Алабугада яшәүче берәү полициягә автомобиленнән 380 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә. Янәсе ул акчаларны кредитын капларга әзерләгән булган. Полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, йорт янында торган машинаның тәрәзәссе ачык булуын эштән кайтышлы хатыны күреп ала һәм иренә хәбәр итә. Тегесе төшеп караса, 380 мең сум салынган портфельдән җилләр искән. Әлеге...

Алабугада яшәүче берәү полициягә автомобиленнән 380 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә.

Янәсе ул акчаларны кредитын капларга әзерләгән булган. Полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, йорт янында торган машинаның тәрәзәссе ачык булуын эштән кайтышлы хатыны күреп ала һәм иренә хәбәр итә. Тегесе төшеп караса, 380 мең сум салынган портфельдән җилләр искән.

Әлеге вакыйганың уйдырма булуын ачыклау өчен хокук сакчыларына санаулы сәгать җитә. Баксаң, алабугалы банкка кредит түләүләрен кичектерү өчен ялган сценарий уйлаган. Әлеге вакытта аңа карата ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсе хәл ителә.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев