Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне туган көне белән котлап кәһвә сервизы бүләк иттеләр

Социаль һәм гуманитар өлкәләрдә турында әңгәмәдән соң, Тәлгать Сафа Таҗетдин Ислам Хезмәттәшлек оешмасының элеккеге генераль секретаре Әмәлетдин Ихсаноглыга башкорт балы бирде.

Ислам Хезмәттәшлек оешмасының элеккеге генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглы Шәйхелислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдинны туган көне белән котлап, кәһвә сервизы бүләк итте. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V утырышы программасы кысаларында Шәйхелислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин Ислам Хезмәттәшлек оешмасының элеккеге генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглы белән очрашты.

Баш мөфти кунакка зәмзәм суы эчәргә тәкъдим итте. Шуннан соң Шәйхелислам Россиядә ислам дине тарихы һәм ил мөселманнары алдында торган бурычлар хакында сөйләде; дини белем бирү өлкәсендәге казанышлар белән уртаклашты; әңгәмәдәшенең игътибарын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең җәмгыятьне рухи яңарту эшендә дәүләт структуралары белән уңышлы хезмәттәшлегенә юнәлтте.

Очрашуда катнашучылар социаль һәм гуманитар өлкәләрдә ислам хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре буенча үзара фикер алышты. Соңыннан Тәлгать Сафа Таҗетдин Әмәлетдин Ихсаноглыга башкорт балын бүләк итте, диелә хәбәрдә.

Фото: cdum.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев