Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкорт селекционерлары көзге бодайның яңа сортын ясаган

Бодайның яңа сорты кышкы салкыннарга чыдам, уңдырышлылыгы югары һәм ашлыкның технологик сыйфатлары яхшы булу белән аерылып тора.

Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары көзге бодайның «Башкирская 12» дигән яңа сортын дәүләт сынавына тапшырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ул «Башкирская юбилейная», «Мироновская 808», «Малахит», «Лютесценс 65737» сортлары катнашында баскычлы гибридлаштыру алымы белән китереп чыгарылган. Яңа сорт бодай кышкы салкыннарга чыдам, продуктивлыгы югары һәм ашлыкның технологик сыйфатлары яхшы булуы белән аерылып тора.

Станциядә сынаган елларда аның уңышы гектарыннан уртача 42,4 центнер тәшкил иткән. Бу «Башкирская 10» стандарт сортына караганда 3,8 центнерга артыграк.

«Башактагы бөртекләр саны күбрәк һәм 1000 бөртекнең авырлыгы берникадәр артыграк булуы аркасында яңа сортның стандарт сортка караганда уңышы югарырак. Шулай ук бөртектәге җилемчә һәм аксымның күләме дә артыграк», - дип белдергән сортның төп авторы Нина Лещенко.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев