Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бассейнда өлкәннәр ярыша

Өлкән яшьтәгеләрнең актив тормыш эшчәнлегенә, физкультура һәм спортка тарту өчен районда күп эшләнә. Пенсионерлар хакимият карары нигезендә атнага ике тапкыр билгеле көннәрдә бассейнга һәм тренажер залына бушка йөриләр. Яңа ел каникулында тренерлар Илмира Хөснуллина һәм Азат Вәлиуллин сәламәтлек төркеменә йөрүчеләр арасында мавыктыргыч бәйге оештырдылар. Ветераннар "Җитезләр" һәм "Өлгерләр" командаларына бүленеп...

Өлкән яшьтәгеләрнең актив тормыш эшчәнлегенә, физкультура һәм спортка тарту өчен районда күп эшләнә. Пенсионерлар хакимият карары нигезендә атнага ике тапкыр билгеле көннәрдә бассейнга һәм тренажер залына бушка йөриләр. Яңа ел каникулында тренерлар Илмира Хөснуллина һәм Азат Вәлиуллин сәламәтлек төркеменә йөрүчеләр арасында мавыктыргыч бәйге оештырдылар. Ветераннар "Җитезләр" һәм "Өлгерләр" командаларына бүленеп ярыштылар. Спорт уеннары Ләйсән Зарипова башкаруында халык биюләре белән аралаштырылды. Җиңүне аз гына өстенлек белән "Өлгерләр" командасы яулады Барлык катнашучыларга да призлар бирелде, соңыннан чәй табыны әзерләнгән иде.

Рәмзия Зарипова фотолары.

Фәния Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев