Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баулы районы юлында УАЗ машинасы янган [+фотолар]

1 март көнне Казан - Оренбург трассасының 365 нче чакрымында УАЗ машинасы дөрләп янган. Гадәттән тыш хәл Баулы районы Исергәп авылы тирәсендәге юлда булган. Машина Әлмәт районындагы бер идарәнеке дип әйтелә. Ул юл кырыена чыгып туктаган була. Әлеге машинаның руль артында 23 яшьлек Әлмәт кешесе булуы да билгеле. Бәхеткә күрә...

1 март көнне Казан - Оренбург трассасының 365 нче чакрымында УАЗ машинасы дөрләп янган.

Гадәттән тыш хәл Баулы районы Исергәп авылы тирәсендәге юлда булган. Машина Әлмәт районындагы бер идарәнеке дип әйтелә. Ул юл кырыена чыгып туктаган була. Әлеге машинаның руль артында 23 яшьлек Әлмәт кешесе булуы да билгеле. Бәхеткә күрә сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.

Җирле ЮХИДИ идарәсеннән әйтүләренчә, машинага ут газ җайланмасының төзексезлеге аркасында капкан булырга мөмкин.

Фото: bavly-tat.ru

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев