Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баулы районында гарасат мәктәп түбәсен кубарып аткан [+фото]

Атна азагында Баулы районында көчле җил чыккан, яшенле яңгыр явып узган. Гарасаттан Удмурт Ташлысы авылы зур зыян күргән. Анда җил клуб һәм мәктәп спорт залының түбәсен кубарып аткан. Гарасат авылдагы берничә хуҗалыкка да зыян китергән - агачлар ауган, йорт һәм сарай түбәләрен җимергән, бакчада яшелчә уңышы юкка чыккан. Удмурт Ташлысы...

Атна азагында Баулы районында көчле җил чыккан, яшенле яңгыр явып узган.

Гарасаттан Удмурт Ташлысы авылы зур зыян күргән. Анда җил клуб һәм мәктәп спорт залының түбәсен кубарып аткан. Гарасат авылдагы берничә хуҗалыкка да зыян китергән - агачлар ауган, йорт һәм сарай түбәләрен җимергән, бакчада яшелчә уңышы юкка чыккан.

Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы Татьяна Чернова әйтүенчә, клуб түбәсен төзекләндерәчәкләр, мәктәпнекен рәткә китерү мәсьәләсе дә хәл ителү дәрәҗәсендә, ди.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев