Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баулы районында юл һәлакәтендә 3 айлык сабый һәлак була

Мәскәү-Чиләбе трассасында җиңел машина бәрәңге төялгән "КАМАЗ" белән бәрелешә. (Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Баулы районында юл һәлакәтендә 3 айлык сабый һәлак була. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 20.41 сәгатьтә Мәскәү-Чиләбе трассасының 1257...

Мәскәү-Чиләбе трассасында җиңел машина бәрәңге төялгән "КАМАЗ" белән бәрелешә.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Баулы районында юл һәлакәтендә 3 айлык сабый һәлак була. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 20.41 сәгатьтә Мәскәү-Чиләбе трассасының 1257 километрында йөк машинасы белән җиңел машинаның бәрелешүе турында хәбәр итәләр.

Һәлакәт булган урынга янгын сүндерүчеләр, ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килә.

20 тонна "КАМАЗ" машинасына бәрәңге төялгән була.

Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләргә машинадан чыгарга ярдәм итә һәм аларны медицина хезмәткәрләренә тапшыра. 3 айлык сабый юл һәлакәтеннән алынган җәрәхәтләр аркасында шунда ук үлә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев