Бавыр коймагы (РЕЦЕПТ)
Яңалыклар

Бавыр коймагы (РЕЦЕПТ)

Бавырны коймак итеп пешерсәгез ул ашарга да җиңел булачак. Коймак өчен: 500 грамм сыер бавыры, 1 стакан сөт, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 4 тырнак сарымсак, 1,5-2 стакан он, тоз, борыч. Эш тәртибе: бавырны юарга, элпәләрен алырга, аны һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга. Калган ингредиентларны...

Бавырны коймак итеп пешерсәгез ул ашарга да җиңел булачак.
Коймак өчен: 500 грамм сыер бавыры, 1 стакан сөт, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 4 тырнак сарымсак, 1,5-2 стакан он, тоз, борыч.
Эш тәртибе: бавырны юарга, элпәләрен алырга, аны һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга. Калган ингредиентларны кушарга, соңыннан гына он салып яхшылап тугларга.
Майлы табада бавыр коймакларының ике ягын да кыздырырга.
Автор: Гөлүзә Василова

Нет комментариев