Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасына “Наркотикларга каршы десант” төшәчәк

17 майда Байлар Сабасында наркотиклар әйләнешенә контроль хезмәтенең Татарстан идарәсе оештырган "Наркотикларга каршы десант" киләчәк.

Чара 9.30 сәгатьтә башлана. Наркотикларга каршы көрәш полицейскийлары мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре өчен семинарлар, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләр үткәрәчәкләр. Идарәнең "Гром" спецназы сугышчыларының чыгышлары да күп тамашачыларның игътибарын җәлеп итәчәк. Сабага тәҗрибә алмашу өчен шулай ук "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектында катнашучыларның һәм Россиядәге бердәнбер наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү профиле классы кадетларының да килүе көтелә. "Наркотикларга каршы десант" программасында катнашучылар балаларны наркотиклардан саклау мәсьәләсендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев