Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасында хуҗасыз этләр күбәйде

Республика һәм шәһәр җитәкчелеге сукбай этләр белән бәйле проблеманы чишәргә омтылган вакытта халыкка шул этләр яныннан көн саен узып йөрергә туры килә. Шуңа күрә, белгечләр этләрдән саклануның махсус кагыйдәләренә таянырга киңәш итә. Әгәр дә эттә котыру чире юк икән, ул кешегә тик торганнан гына ташланмаячак. Эт һөҗүмнәренең 65-70 проценты, кызганычка...

Республика һәм шәһәр җитәкчелеге сукбай этләр белән бәйле проблеманы чишәргә омтылган вакытта халыкка шул этләр яныннан көн саен узып йөрергә туры килә. Шуңа күрә, белгечләр этләрдән саклануның махсус кагыйдәләренә таянырга киңәш итә.

Әгәр дә эттә котыру чире юк икән, ул кешегә тик торганнан гына ташланмаячак. Эт һөҗүмнәренең 65-70 проценты, кызганычка каршы, балалар һәм яшүсмерләр катнашында килеп чыга. Беренчедән, эт үзен балаларга караганда көчлерәк тоя, өстәвенә, алар нәниләрнең курку хисен дә бик тиз сизеп алырга сәләтле. Әйтергә кирәк, балаларның күбесе үзләре дә этләр белән уйнарга, аларга нәрсәдер ыргытырга ярата.

Шуңа күрә, этләрдән беренче чиратта нәниләрне саклау таләп ителә. Әгәр дә сукбай эт белән очрашасыз икән, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

1.Иң мөһиме, курыкканыгызны сиздермәгез. Кискен хәрәкәтләр ясау, кулларны төрле якка болгау тыела.

2.Этнең күзенә туп-туры карамагыз. Ул моны үзен куркытырга тырышу дип кабул итәчәк.

3.Әгәр дә маэмай сезгә таба килә башлаган икән, кинәт кенә туктагыз һәм шул килеш бераз басып торыгыз.

4.Азык-төлек тутырылган букчалар белән барганда, этләрне урап узарга тырышыгыз. Аларда кинәт кенә ашар өчен ризык аулау хисе уянырга мөмкин.

5.Этләрнең даими яшәү урыннарын шулай ук урап узарга киңәш ителә. Югыйсә, алар сезгә үз территорияләрен саклау максатыннан ташланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев