Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәббаров : Татарстанда быел яңа уңышка кадәр карабодай запасы җитәргә тиеш

Татарстанда 10 айда 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелде.

Татарстанда быел карабодай запасы яңа уңышка кадәр җитәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вазгыятьне мониторинглау буенча оперштаб комиссиясе утырышында җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Тулаем алганда, бездә әлеге ярма белән тәэмин ителеш проблемасы юк, җитештерүчеләр белән даими элемтәдә торабыз, аларга кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтәбез», - диде Җәббаров.

Татарстанда бу елның 10 аенда 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелде. Республикада аны җитештерү буенча ике эре предприятие эшли. 1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты аена 1,5 мең тоннага якын карабодай җитештерә. Хәзер предприятиедә продукциягә ихтыяҗ зур булмау аркасында тәүлеккә 60 тонна карабодай ярмасы җитештерелә. Шундый сату темпларында карабодайның айлык запасы бар.

«Хузангай» ҖЧҖ тары, арпа, борчак, карабодай, бодай ярмалары җитештерә. Предприятие аена 300 тоннага якын ярма җитештерә ала, шул исәптән 40 тоннага якын карабодай. Бүгенге көндә тәүлеккә 1,5 тоннага якын карабодай ярмасы җитештерелә.

Россиядә агымдагы елда карабодай уңышы 13,6%ка арткан һәм 893 мең тоннага җиткән, бу ярма сәнәгатен үстерү һәм карабодай ярмасына бәяләрне тотрыкландыру өчен нигез салырга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үттеләр утырышта.

Быел Россиядә чиста үлчәмдә 133 млн. тонна ашлык җыелган, шул исәптән 85,9 млн. тонна бодай. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, бу күләм эчке базарны он һәм икмәк белән тәэмин итү өчен җитәрлек. Моннан тыш, бәяләрне тотрыкландыру өчен, РФ Хөкүмәте тарафыннан, он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләренә дәүләт ярдәмен дә кертеп, өстәмә чаралар кабул ителде.

Элегрәк РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев илдә карабодай ярмасына бәяләр тотрыкланды, дип белдерде, быел бу культураның югарырак уңышы моңа ярдәм итте, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Фото: архив ТМ

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев