Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ: Укучылар күбрәк нинди фәннәрне сайлаган

БДИның төп дулкыны башланды: кичә чыгарылыш укучылары география һәм рус әдәбия­тын­нан имтиханнар тап­шыр­ды. Таләпләрнең катгыйлануы һәр укучыга аңлатылса да, Интернет-сайтларда аларның башын әйләндерергә теләү­челәр аз түгел. Рособр­надзор башлыгы Сергей Кравцов андый игъланнарга алданмаска киңәш итә. - Быелгы БДИ тестларын Интернетта сату тәкъ­дим­нәре - ялган өчен акча талау гына. Алар аны...

БДИның төп дулкыны башланды: кичә чыгарылыш укучылары география һәм рус әдәбия­тын­нан имтиханнар тап­шыр­ды. Таләпләрнең катгыйлануы һәр укучыга аңлатылса да, Интернет-сайтларда аларның башын әйләндерергә теләү­челәр аз түгел. Рособр­надзор башлыгы Сергей Кравцов андый игъланнарга алданмаска киңәш итә.

- Быелгы БДИ тестларын Интернетта сату тәкъ­дим­нәре - ялган өчен акча талау гына. Алар аны юнь бәя­дән дип кызыктырмакчы бу­ла. Мондый сайтлар исем­леге хокук саклау органнарына җибәреләчәк, - ди ул.

Республиканың мәга­риф өлкәсенә күзәтчелек итү департаменты башлыгы Гөл­нара Габдрахманова бел­­дер­гәнчә, видео җай­лан­малар БДИ барышын гына күзәтеп калмыйча, имтихан материалларын пункт­­­ларга тапшыруны да, тестларны тикшерүгә җи­бәрүне дә игътибар үзәген­дә тотачак. Имтихан бирү пунктларында кесә телефоннарын ачык­лау өчен металл эзләгечләр кулланылачак. Ә инде сы­нау­да тотылганнар аны бары икенче елда гына тапшыра ала.

БДИны тапшыру авыр дисәләр дә, башка елларга караганда, быелгы укучыларга мөмкинлекләр аз тудырылмады. Математика сынавын җиңел һәм катлаулыга бүлү, инглиз те­леннән "сөйләм" өле­шен кертү, мәҗбүри фән­нәрдән "2ле"­не төзәтү мөм­кин­леге, вузларга кер­гәндә укудагы казанышларны (инша нәтиҗә­ләре, ГТО нор­малары, алтын медаль) исәпкә алу... Болар барысы да укучылар файдасына. Уку алдынгыларына уңышлары өчен 20 баллга кадәр өстә­лергә мөмкин. Инглиз те­ленә кагылышлы яңалык мәҗбүри түгел, әмма аны сайлау югары балл тупларга яр­дәм итәчәк. Имти­ханның язма өле­шендә иң югары балл - 80. Ә телдән өлешен тапшырып, тагын өстәмә 20 балл җыярга була. Шулай итеп, 100 балл туплау мөм­кин­леге бар.

Математиканы ике бас­кычлы итү гума­нитарий­ларның хә­лен җиңеләйтә. Вузларда математика имтиханы нә­тиҗәләре таләп ителгән очракта, аның профильле дәрәҗәсен сайларга ки­рәк, ә база өлеше - аттестат алу өчен. Укучыларда инде математикага карата сораулар да туып өл­гер­гән. "Әгәр аның профиль дәрәҗәсен бирә алмасам, база өлешен тапшырырга ярыймы?" - дип кызыксынучылар бар. Про­филь им­тиханында 27 баллны туп­лый алмаган очракта, резерв көнендә аның икесен дә тапшырырга була.

Кайберәүләр чик балларга үзгәрешләр кертүгә, ягъни киметелүгә өметләнә. Ләкин Рособрнадзорда андый адымга барырга җыен­мыйлар. Чик баллар рус теле, физика, биология, хи­мия­дән - 36, математикадан - 27, информатикадан - 40, тарих, рус әдәбиятыннан - 32, географиядән - 37, җәм­гыять белеменнән - 42, чит телләрдән 22 дип бил­геләнгән.

БДИ белешмәсе дүрт елдан соң гына гамәлдән чыга. Аны 2011 елда тапшырганнар шул нәтиҗәләр бе­лән вузга укырга керә ала әле. Көллиятне тәмамлау­чыларга югары уку йортына бару өчен БДИ күрсәт­кечләре таләп ителми. Алар­га вуз сынауларын үтү дә җитә.

Татарстанда география сынавын - 300гә якын, рус әдәбиятын исә меңнән артык укучы тапшырган. Го­мумән, БДИны барлыгы 18 меңнән артык укучы бирә­чәк. 28 майда исә укучыларны рус теленнән сынау кө­тә. Имтиханнар 26 июньгә кадәр дәвам итә.

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 72 | 26.05.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев