Реклама
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 3-12нче майда Русия территориясендә ерак араларга бара торган тимер юл транспортында бушлай йөри алачак. Аны озата баручы бер кешегә дә бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә. Бушлай билетлар купелы вагоннарга һәм барлык категориядәге поездларга - югары тизлектәге «Сапсан», тизйөрешле «Ласточка» (икенче класслы хезмәт күрсәтү урыннары), шәһәр...
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 3-12нче майда Русия территориясендә ерак араларга бара торган тимер юл транспортында бушлай йөри алачак. Аны озата баручы бер кешегә дә бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә. Бушлай билетлар купелы вагоннарга һәм барлык категориядәге поездларга - югары тизлектәге «Сапсан», тизйөрешле «Ласточка» (икенче класслы хезмәт күрсәтү урыннары), шәһәр яны, фирма, пассажир поездларындагы урыннарга бирелә.
Безнең гәҗит
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз