Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераны балалар йортына бүләк ясаган

Түбән Камада гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рокыя Сәхабетдинова шәһәрнең балалар йортына ике телевизор бүләк иткән.

Рокыя апа үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән. Балалар йортына телевизор бүләк итү аның күптәнге хыялы булган. Һәм менә ул аны чынга ашырган.

Рокыя апага юмартлыгы, олы йөрәкле булуы өчен чиксез рәхмәт. Сәламәтлектә яшәргә язсын.  

Туксан бер яшьлек Рокыя апа – Ленинград блокадасыннан исән чыккан бала. Юлда әти-әнисен, абыйсын мәңгелеккә югалта. Шулай да язмышын каһәрләми, булганына шөкер итеп, хәтта балачагын тартып алган ачы язмышына да рәхмәтле булып гомер итә ул.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мабугат.ру, фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев