Белгечләр дөньяның иң тыныч илен атады
Яңалыклар

Белгечләр дөньяның иң тыныч илен атады

Россия глобаль тынычлык индексында соңгы урыннарның берсен алды.

Халыкара икътисад һәм тынычлык институты «Глобаль тынычлык индексы»н бастырып чыгарды. Әлеге индекс үтерүләр саны, полиция һәм хәрбиләрнең саны, коралландыруга киткән чыгымнар нигезендә төзелә.

Иң тынычлык сөюче илләр дип Исландия, Яңа Зеландия, Австрия, Португалия, Дания, Канада, Чехия, Сингапур, Япония, Ирландия, Словения, Швейцария һәм Австралия аталды. Исемлекне Көньяк Судан, Әфганстан һәм Сүрия яба. Рейтингка барлыгы 163 ил кергән, аларда планетаның 99,7% халкы яши. Әлеге исемлектә Россия 154 нче урынны биләде.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

http://maydan.tatar


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Шах-Али У нас в РФ силовики нужны чтоб держать и так спокойный народ в узде что бы не суетились обстановке нынешней. а не с преступностью бороться.