Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер елдан артык хезмәт килешүсез эшләве ачыкланды

Район прокуратурасы "соры базарда" хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшерүләр үткәрде. Контроль-күзәтчелек чаралары вакытында Сабада урнашкан шәхси эшмәкәр даруханәсендә фармацевт вазифаларын башкаручының бер елдан артык хезмәт килешүсез генә эшләве ачыкланды. Шул уңайдан аптека тотучы шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексы нигезендә эш кузгатылып, чара күрү өчен дәүләт...

Район прокуратурасы "соры базарда" хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшерүләр үткәрде. Контроль-күзәтчелек чаралары вакытында Сабада урнашкан шәхси эшмәкәр даруханәсендә фармацевт вазифаларын башкаручының бер елдан артык хезмәт килешүсез генә эшләве ачыкланды. Шул уңайдан аптека тотучы шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексы нигезендә эш кузгатылып, чара күрү өчен дәүләт хезмәт инспекциясенә җә­бәрелде. Хәзерге вакытта прокуратураның әлеге карары инспекциядә каралып, шәхси эшмәкәргә карата 3000 сум күләмендә штраф санкциясе кулланылды.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X