Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” партиясе ТРның өч министрлыгы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

"Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән килешү төзеде. Бу хакта "Бердәм Россия" БСП ТТБ мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Килешүдә партия проектларын гамәлгә ашыру каралган, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Алар арасында "Диабет көннәре"н...

"Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән килешү төзеде. Бу хакта "Бердәм Россия" БСП ТТБ мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Килешүдә партия проектларын гамәлгә ашыру каралган, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Алар арасында "Диабет көннәре"н үткәрү, глюкометрлар белән тәэмин итү, яңа перинаталь үзәк проектлау һәм төзү, ветераннар өчен палаталар булдыру, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше, "Ишегалды тренеры" проекты, урам мәдәнияте фестивален үткәрү, китапханәләр фондларын комплектлау, аларны интернетка тоташтыру, "ТР Милли электрон китапханәсе" порталын үстерү һ.б. бар.

"Без "Бердәм Россия" белән килешү имзаладык һәм билгеләнгән юнәлешләрдә бергә эшләячәкбез", - дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, "Бердәм Россия" белән парнерлык мөнәсәбәтләре күп еллар элек җайга салынган, ул Дмитрий Коган концерты, киноклубларны саклап калу, авыл клублары төзелеше белән бәйле проектлар. Яңа проектларда мәгълүмати сәясәткә, китапханә өлкәсенә, бердәм дәүләти киңлек булдыруга игътибар бирелә, диде.

"Без күп еллар дәвамында "Бердәм Россия" партиясе белән нәтиҗәле эш алып барабыз. Спорт юнәлешендә - ул физкультура-савыктыру комплекслары төзелеше. Яшьләр сәясәте өлкәсендә - "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" белән эш алып барабыз. Алар белән бергә алты проект гамәлгә куйдык. Бүген имзаланган килешүдә 14 проект тәкъдим ителгән", - дип сөйләде ТР яшьләр эшләре һм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Искәртеп узабыз: бу республика министрлыклары белән имзаланган икенче килешү блогы. Февральдә "Бердәм Россия" белән уртак проектлар турында Мәгариф һәм фән министрлыгы, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы килешкән иде. Проектларны гамәлгә ашыру эшләре башланган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев