Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче мәхәббәтенең сөяркәсе

Интернетны күпме генә сүксәләр дә, уңай яклары байтак аның. Туган-тумача, дус-иш, элеккеге күршеләр, классташлар белән һәрвакыт элемтәдә торырга мөмкинлек бирә ул. Аннары, интернет ярдәмендә теләсә нинди кеше турында кирәкле мәгълүматны, үзеңне кызыксындырган нәрсәне табарга мөмкин. Шуның өстенә яңа танышлар, яңа элемтәләр булдырасың.

Күптән түгел "Вконтакте " сайтында Луиза исемле кыз белән таныштым. Дөресрәге, бу кыз үзе минем белән танышты. Минем кайда, нинди һөнәргә укыганымны белгән дә, бәлки минем турында язарсың, акыллы кешеләр киңәш бирер иде дип, минем белән аралаша башлады.

Сайтка элгән фотоларыннан күренгәнчә, Луиза бик матур кыз. Чибәрлекне дә, сөйкемлелекне дә, матур буйсынны да Ходай аңа кызганмыйча биргән. Авылда үскән булса да, соңгы мода буенча киенә, бию, спорт белән шөгыльләнә, банкта эшли һәм икенче югары белем дә ала. "Тагын нәрсә җитми инде бу балага?» - дияр кайберәүләр. Бер яктан караганда, яшьлегенең кадерен белеп яшәргә дә, яшәргә инде! Бөтен җире килгән кешеләрнең дә дөньясы түгәрәк булмый икән. «Артың кычытса, Әстерхан да ерак түгел», - ди минем әни. Бу сүзләр Луизага атап әйтелгән кебек.

Кыз мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Катнашмаган бәйгесе, бармаган олимпиадасы калмаган, диплом, грамоталары буа буарлык. Әти-әнисе кызларына зур өметләр баглаган. Әтисе кызын - табиб, ә әнисенең укытучы итеп күрәсе килгән. Ә кыз тоткан да банк мәктәбенә укырга кергән. Бүгенге көндә яхшы гына урында эшләп йөри, кулыннан килгәнчә студент сеңлесенә дә ярдәм итә икән. Әмма яше 27гә җитсә дә, шәхси тормышын һаман җайлый алмый.

Тугызынчыда укыганда Луиза яңа гына армиядән кайткан егеткә гашыйк була. Яшьләр очрашып йөри башлыйлар. Әмма кызның әтисе аларның мөнәсәбәтләренә каршы була. Аңа егетнең олырак булуы ошамый. Ата кеше кызын егет белән очраштырмас өчен өйдә бикләп диярлек тота. Егет Казанга эшкә урнашкач, аралары өзелә. Мәктәпне тәмамлагач кыз да Казанга укырга китә. Әмма шәһәрдә алар бер генә тапкыр да күрешмиләр. Вакыт дигәнең үзенекен итә, Луиза беренче мәхәббәтен оныта, башка егетләр белән очраша башлый. Авылга кайткач, аңа егетнең өйләнүе хакында хәбәр җиткерәләр. Ләкин Луизага ул хәбәр әллә ни тәэсир итми, чөнки инде хисләр сүнгән, тәүге мәхәббәттән бернәрсә дә калмаган. Икенче курста укыганда, Луизаны дуслары Илдус исемле егет белән таныштыралар. "Илдус артымнан бик озак йөрде, аңа карата ярату хисем булмаса да, тора бара ияләштем. Ялгызлыктан курку да үзенекен иткәндер", - дип искә алды ул егетен. Банк мәктәбенең соңгы курсында укыганда, каникулга авылга кайткач, Луиза клубта беренче мәхәббәте белән очраша. Егетнең хәлләрен сораша, гаиләсе белән кызыксына. Рамилнең (беренче мәхәббәтенең исеме) хатыны, ике яшьлек малае бар. Әллә егетнең элекке хисләре сүнеп бетмәгән, әллә адреналин җитмәгән, ул Луизаны өенә озата кайта. Икенче көнне Рамил Казанга китеп бара һәм Луизага көн саен чылтыратып тора башлый. Кызның аның белән әлләни аралашасы килми, өстәвенә йөргән егетенә укып бетерүгә кияүгә чыгарга вәгъдә дә биргән була. Тик Рамил Луизаны тынычлыкта калдырмый. Луиза исә аны кире кага һәм очрашуга чакырган саен: "Синең гаиләң бар!" - дип тукып тора. Ә Рамил чигенергә уйламый, гел кыз янында чуала. Луиза, үзе дә сизмәстән, тагын беренче мәхәббәтенә тартыла башлый. Акылы «барма» дисә дә, башын югалтып Рамил янына очрашуларга чаба. Менә шулай, үзе дә сизмичә, беренче сөйгән ярының сөяркәсенә әйләнә дә куя Луиза! Бүгенге көндә Рамил гаиләсенә хыянәт итсә, Луиза Илдусны алдап йөри.

Менә шундый мәхәббәт тарихы! Луиза Рамилдән дә китә алмый, Илдусын да бәхетле итә алмас, мөгаен. Өстәвенә гөнаһ кыла. Тормыш тәҗрибәм аз булганлыктан, мин аңа бернинди киңәш тә бирә алмыйм. Тик бер нәрсәне ачык беләм: үткән гомер кире кайтмый һәм кеше бәхетен тартып алып бәхетле булып булмый!

2011 ел.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X