Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беркем дә бүләксез китмәде

Балалар мәйданчыгының төп оештыручылары - Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре әлеге бәйрәм сабыйлар күңелендә матур хис-тойгылар калдырсын өчен бөтен көчләрен һәм осталыкларын кызганмадылар. Биредәге мәйданчыкта уеннар сәгать 11.00 дә башланып китеп, 14.00кә кадәр дәвам итте. Быел уеннар балаларның яшь аермалыкларын исәпкә алып, кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркемнәренә бүленеп оештырылды. Уеннар берсен-берсе алыштырып...

Балалар мәйданчыгының төп оештыручылары - Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре әлеге бәйрәм сабыйлар күңелендә матур хис-тойгылар калдырсын өчен бөтен көчләрен һәм осталыкларын кызганмадылар. Биредәге мәйданчыкта уеннар сәгать 11.00 дә башланып китеп, 14.00кә кадәр дәвам итте. Быел уеннар балаларның яшь аермалыкларын исәпкә алып, кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркемнәренә бүленеп оештырылды. Уеннар берсен-берсе алыштырып кына торды: капчык киеп сикерү дә, су ташу да, комнан шашка эзләү, кыскасы, 15тән артык төрле уен уйналды. Халкыбызның милли уеннары белән беррәттән, заманча уеннарга да киң урын бирелде. Балаларны җиңелчә генә явып үткән җәйге яңгыр да куркытмады: чәчләреннән тамчылар тамып торып, чылансалар да, күңел ачуларын дәвам иттеләр. Үз сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләрнең озын-озын чираты барлыкка килеп, бер-берен уздырып җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Беркем дә читенсенеп, оялып тормады. Сабантуй хөрмәтенә ятланган шигырьләр белән беррәттән, Кыш бабайга багышланганнары ды яңгырады. Теләчедән 6 яшьлек Зәринә Сафина әбисе Миңнегөл Манихованың «Сабантуй» бәйрәмгә махсус язылган шигырен бүләк итте. Казаннан Олы Шыңарга кунакка кайткан Ислам Заһидуллин бәйрәмне курай моңнарына күмде. Шекше авылыннан килгән Камилә Гыйбадуллина Фәнис Яруллинның «Пәрәмәч» дигән шигырен зур осталык белән башкарып, әти-әнисен сөендерде. «Баласы булган кеше өчен төп мәйдан шушы инде. Биредән беркемдә тыныч кына үтеп китә алмый. Сабыйларның күңелләрен күтәргәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәт», - ди Камиләнең әнисе Ризәлә ханым. (Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев