Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берүзең хәл итәрлек түгел

Колхоз-совхозларны бетергәннән соң, авыл көтүчесез калган маллар сыман, кая барырга, ни эшләргә белми аптырады. Пай җиренә хокук бирү­че яшел кәгазьләр дә әллә ни рухландырмады. Эшкәр­тү, чәчү, уңышын җыеп алу өчен кирәкле техника, тагылма җайланмалары булмагач, пай җире белән нәрсә эшлисе?

Өстәвенә күп авылларда мал пайлары да гадел бү­ленмәде. Нәтиҗәдә 70 ел дә­вамында күмәк хуҗа­лыкка бил бөккән өлкәннәр генә түгел, җир җимертеп эшләр­лек авыл кешелә­ренең кү­бесе үз җиренең кайда икәнлеген белми калды.


Хәер, изге урын буш тормый дигәндәй, җиргә хуҗа булырга теләүчеләр элек тә шактый иде, хәзер дә бар. Халык фикеренә колак салмыйча, сөрү җиренең күп өлеше моңарчы игенчелек, терлекчелекнең ни икәнен дә белмәгән инвесторлар карамагына бирелде.


Ул заманда мондый га­мәлнең ниләр белән бетә­сен, кайбер инвесторлар­ның авылны кәкре каенга терәтәчәге беркемнең дә уена килмәгәндер. Башлыча дәүләт ярдәме һәм ташламалы кредитлар белән хуҗа­лыкларга моңарчы күрел­мәгән күләмдә кайтарылган чит ил техникасы, заманча технологияләр, бер көн килеп, тулысынча диярлек авыл­ның үз җилкәсенә тө­шәчәген алдан каян белә­сең? Бүген исә күп кенә инвестор хуҗалыклары шул бурычлар сазлыгыннан чыга алмый интегә.


Әмма тора-бара томан барыбер тарала ул. Инвес­торларның максаты – авылны баету, анда яшәүчеләрне бәхетле итү түгел, ә зур табыш алу икәнлеге дә күптән ачыклана башлады. Әмма буласы булган, артка юл юк. Шулай да Россиядә көн саен берничә авылның юкка чыгуы, 40 миллион гектардан артык уңдырышлы җирнең сөрү әйләнешеннән төшеп калуы, авылдагы башка бик күп аяныч хәлләр белән ризалашып яшәү дә мөмкин түгел.


Упкын читендәге авылны коткарыр көч бармы? Мо­ның өчен ниләр эшләргә? Авылда яшәүчеләр һәм авыл белән азмы-күпме бәй­ле бул­ганнарны гына түгел, Рос­сия җитәкчеләрен дә бүген шундый сораулар борчый.


Авыл хуҗалыгындагы сәясәтне тамырдан үзгәртү зарурлыгы турында сүзләр һаман да ешрак яңгырый. Санкт-Петербургта узган махсус форумда Федерация Советының аграр сәясәт һәм табигать байлыкларыннан файдалану комитеты рәисе урынбасары Ирина Гехт, РФ Аграр партия җи­тәкчесе Ольга Башмачникова чыгышларында да шундый фикерләр әйтелде.


Бөтендөнья фермер оешмалары Генераль ассамблеясында чыгыш ясаган экспертлар һәм аналитиклар да авылларны сак­лап калуда төп юнәлеш – кече эшмәкәрлекне үстерү икәнлеге ассызыкланды.


Статистика мәгълү­мат­ларыннан күренгәнчә, Рос­сиядә ел саен 23 меңнән артык яңа фермер хуҗалыгы барлыкка килә һәм... 33 мең КФХ ябыла. Нәтиҗәдә ун ел эчендә фермер хуҗалык­ларының саны 46 процентка кимегән. Эшләр шулай дә­вам итсә, киләчәктә фермер ху­җа­лыклары да элеккеге кү­мәк хуҗалыклар артыннан тарих чоңгылына мәтә­лергә мөмкин.


Фермер хуҗалыгын буш вәгъдәләр белән генә сак­лап калып булмый. Әйтик, банклардан ташламалы кредит алу мөмкинлеге турында гел сөйлибез. Фактта исә мондый мөмкинлектән фер­мерларның нибары 2 проценты гына файдалана алган. Акчаны дәүләттән алсалар да, коммерциячел банк­лар аны авыл эшмәкәр­ләренә ярдәм итү өчен тотарга атлыгып тормый.


Бүген фермерларның күбесе иртәгәге көннең ничек булачагын, чиновниклар тагын нинди “мөгез” чыгарачагын белми яши. Өстәмә салымнар турында да сүзләр ишетелә. Башка имеш-мимешләр дә күңелдә шик уята. Мондый шартларда нинди дә булса эш кузгатыр өчен ике йөрәкле булып туарга кирәк, ди күптәнге танышым, Спас районында озак еллар крестьян-фер­мер хуҗалыгын җитәкләүче Дамир Хә­мидуллин.


Ел фасылларының ничек киләчәге дә бер Ходайга гына мәгълүм. Мондый шартларда авылда үз эшен булдырып, күпләп продукция җитештерүчегә административ киртәләр дә куелганда, ничек итеп яшь кешенең авылда каласы килсен? Аеруча янәшәдә генә башка мөмкинлекләр булганда.
Авыл хуҗалыгы алга киткән илләрнең фермерларына бирелгән күләмдә дәү­ләт ярдәме, озак вакытлы, аз процентлы кредитлар, иминият мөмкин­лек­ләре, җи­теш­терелгән про­дук­циягә гадел бәяләр булганда гына авылда кече эшмәкәрлеккә юл ачыла.


Тагын бер проблема – кече эшмәкәрләрнең кооперативларга берләшүе. Бу эшне никадәр алданрак башласаң, шулкадәр яхшы. Авылда нинди дә булса продукция җитештерүгә алын­ган­сың икән – аның чыгым һәм керемнәрен алдан белү мөһим.


Шәхси яки фермер хуҗа­лыгымы, авыл җирле­гендә продукция җитеш­терүче кече эшмәкәрме, ул никадәр генә булдыклы булмасын, барлык мәшәкать­ләрне ялгызы башкарып чыга алмый. Чыгымнарны үзең күтәреп, керемне арадашчыга калдыру – авыл эш­мәкәр­ләре алдындагы төп киртә­ләрнең берсе. Әлеге проблеманы кооперативларга бер­ләшеп ке­нә хәл итеп була, ди бел­гечләр.

Фото: https://pixabay.com | ulleo

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X