Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Без хәзер "Казан егетләре" түгел"

Кемгә ничектер, ә мин, «Казан егетләре» төркеменең «алтын чоры» Артур, Марат, Вәли һәм Азат җырлап йөргән чорга туры килә, дип уйлыйм. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар дисәләр дә, егетләр, «Райян» һәм «Артур-Марат» дуэтларына таркалып, уңышлы гына эшләп киләләр (Тик бүген «Райян»ның эшчәнлеге тукталып торды.) Артур Минһаҗев белән Марат Галимов...

Кемгә ничектер, ә мин, «Казан егетләре» төркеменең «алтын чоры» Артур, Марат, Вәли һәм Азат җырлап йөргән чорга туры килә, дип уйлыйм.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар дисәләр дә, егетләр, «Райян» һәм «Артур-Марат» дуэтларына таркалып, уңышлы гына эшләп киләләр (Тик бүген «Райян»ның эшчәнлеге тукталып торды.) Артур Минһаҗев белән Марат Галимов ел ярым элек «Артур-Марат» төркемен оештырды.

«Безгә 30 яшьтән артык бирмиләр»

- Без хәзер «Казан егетләре» түгел, аерым дуэт булып эшлибез. Тормышыбызның «Казан егетләре» битен әйләндереп, ул темага кайтасыбыз килми, - дип башлады сүзен егетләр.

- Ни өчен төркемегез атамасында Артурның исеме беренче, ә Маратныкы икенче урында тора?

- Алфавит буенча эш иттек, «а» хәрефе беренче урында тора бит.

- Тормышыгыз әлифбадагы шикелле тәртип буенча барамы, әллә тәртипсезләнеп тә ала­сызмы?

Марат:
- Тормыш бит тигез генә бара торган әйбер түгел, кайвакыт тәртипсезлекләр дә булгалый. Дуэт атамасында минем яки Артурның исеме алдан булсын, дигән сүз булмады. Берәр чарага «Артур-Марат» буларак чакырсалар, кунаклар, кем килә икән, дип баш вата да, безне күргәч, шунда ук танып алалар. Безгә элек тә, кайда гына күрсәләр дә, исем буенча түгел, «Казан егетләре» дип эндәшәләр иде.

- Кайчан да булса, дуэт булып җырларбыз, дип уйлаган идегезме?

Марат:
- Юк, әмма тормыш кызык-­кызык әйберләр ясап куя. Дуэт буларак инде бик күп җирләрдә булдык, Сабан туйларында чыгыш ясадык, чит илләргә дә бардык. Киләсе елның мартында сәхнәдә чыгыш ясый башлаганыбызга 20 ел тула. Безгә күбесе, кайчан карама, бер дә үзгәрмисез, ди. Миңа - 30дан, Артурга 33 яшьтән артык бирмиләр, юкса яшебез 40тан узды инде.

- Артур, син өч ел Казанның Вознесение бистәсендә мәдәният йорты мөдире булып эшлисең. Моңа ничек ирештең?

- Бер уйламаганда килеп чыкты. Клуб мөдире буласың киләме, дип сорагач, шаккаттым, аннары матур гына эшләп киттем. Бүген клубка 250 бала йөри, 14 түгәрәк эшли, хәтта әбиләр йога, гимнастика белән шөгыльләнә. Залга көзгеләр куйгач, алар җилкәләрен туры тотып йөри башладылар.

«Тавыкның күзенә карадым да...»

- Психологларга мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

Марат:
- Бер кичәдә җырладык та, безне дүрт кеше янына утырттылар, боларның барысы да психолог булып чыкты. Алар белән сөйләшү бик кызык булды, үз­ләренә дә чакырдылар. Мин барып, берничә тест эшләдем. Шуннан соң, син безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел, дип нәтиҗә чыгардылар. Берничә ел элек аякларымны һәм умырткамны сындырып, ярты ел урын өстендә ятып, бер ел яңадан йөрергә өйрәндем. Бик авыр минутлар кичердем. Аксак булып калсам, сәхнәгә чыкмыйм, дип, егетләргә сүз биргән идем. Шөкер, Аллаһ аякка бастырды.

Берсендә Артур, төнлә шалтыратып, студиягә чакырды, ә мин ул вакытта туган көндә идем. Шуңа да карамастан бардым. Артур: «Әйдә, бергә җырлыйк», - диде. Ризалаштым, тик икенче көнне уянып, юньләп йөри дә алмыйм, ник кеше ышандырам соң, дип уйлап куйдым. Шул вакытта якын дустыбыз шалтыратып, үзенең туган көнендә җырларга чакырды. Акча кирәк вакыт иде әле ул, әмма дустыбызга, бушлай җырлаячакбыз, дидем. Ул: «Егетләр, нишләргә кирәклеген үзем беләм», - дип, акчасын барыбер түләде.

- Ауга йөрисезме?

Марат:
- Мәктәптә укып йөргән чакта, берсендә авылга кайттым. Абый каядыр китте, әти дә өйдә булмады. Апа тавык суярга кушты. Пычакны үткенләп, тавыкны тоттым да тәпиләрен бәйләдем. Күзенә карап, «бичаракай», дип тәпиләрен чиштем тә, «бар, гуляй», дип җибәрдем. Шуннан бирле хайванга кул күтәргәнем булмады, әмма ит ашарга яратам. Быел бер кеше белән таныштык, үзенең күле, йорты, катерлары бар, көн саен чакырды - барып булмады. Күл буенда каланчасы да бар, мин бит сикерергә яратам. Теге вакытта аяклар белән умыртканы алты метрдан төшеп сындырдым. Шуннан соң хатын миңа Летчик дигән кушамат бирде.

- Сәхнәдә инде 20 ел, дисез. 1990, 2000 еллар башындагы тамашачы белән хәзергесен чагыштырыйк әле.

Марат:
- Ул вакытта безне әбиләр сөйми, кызлар ярата иде, хәзер киресенчә. (Көләләр.)

Артур:
- 90 нчы елларда артистлар санаулы, аларны бөтен кеше белә иде. Яшьләрдән без килеп чыктык, дөбер-шатыр биибез, җырлыйбыз. Базардан кроссовкалар, лампаслы триколар, футболкалар алып, «Миләүшә» җыры белән Камал театры сәхнәсенең бөтен тузаннарын туздырып бетердек. Халык га­җәпкә калып, залда валидол исе дә таралды. (Көләләр.)

- Балаларыгыз да сезнең юлдан китәргә телиме?

Артур:
- 15 яшьлек улым Данил музыка мәктәбендә укып алды, йөреп бетермәде, уку вакытны күп ала. Гитарада уйный, көйләр язып утырган була. Кызым Диана быел икенче класска китте. Аның биегәнен күрсәгез! Аллаһ боерса, аны да сәхнәгә чыгарырга теләгем зур. Дуэт буларак Татарстан буенча концертлар белән йөргәндә, мин - улымны, Марат кызын алды. Тырышып эшләгәннәре өчен гонорарны акчалата түләдек.

- Артур, сине пеләшең буенча әллә каян танып була. Такыр баш - имиджмы, әллә чәч үсмиме?

- Чәчем бар, әмма кыска итеп алдырам. Берара түбәтәй киеп тә чыгыш ясадым, ул «исән» әле. Егерме еллык юбилейга аны да киеп чыгам.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев