Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безнең заман» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

4 зонада - Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә сайлап алу этабы уза, суперфинал һәм гала-концерт Казанда булачак.

«Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты VIII ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО химаясендә уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальнең сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябрьгә кадәр билгеләнгән. 4 зонада - Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә сайлап алу этабы уза, суперфинал һәм гала-концерт Казанда булачак.

Быел фестивальнең мөһим яңалыгы - «Безнең заман геройлары» дип аталган махсус бүләк булачак. Мактаулы бүләк лаеклы Гран-при иясе булган командага тапшырылачак.

Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул социаль әһәмиятле дәүләт проекты булып тора.

Фестивальдә катнашу бушлай. Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Фестивальгә гаризалар 2020 елның 25 сентябренә кадәр фестиваль сайтында онлайн кабул ителә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X