Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә

Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.

14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә.  Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. Бу хакта Истәлекле көннәр календаре -  Calend.ru хәбәр итә.

2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.

Китап бүләк итү көне - дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Дөресрәге - халык вәкиле - америкалы Эмми Бродмур. Без аны АКШта балалар китабының тәүге сайтын ачучы буларак ишетеп беләбез.

Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.

Яхшы китаплар әле яратып укыла, һәм бәйрәм халыкара күләмдә уздырыла, диелә сайт хәбәрендә.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев