(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Көн дәвамында төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исүе фаразлана. Кыска вакытлы яңгырлар да булачак.
Көндезге һава температурасы Татарстанда - +6..+11, Казанда +8..+10 градус булыр, дип көтелә.


Нет комментариев