Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә киңәшмә узды [+фото]

7 май көнне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов район Советы һәм Башкарма комитеты бүлек начальниклары, район оешма-предприятие, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә уздырды. Бүген 7 май - радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Рәис Нургалиевич, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең аеручада уңышка ирешкән радио хезмәткәрләрен тәбрикләп, аларга...

7 май көнне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов район Советы һәм Башкарма комитеты бүлек начальниклары, район оешма-предприятие, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә уздырды.

Бүген 7 май - радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Рәис Нургалиевич, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең аеручада уңышка ирешкән радио хезмәткәрләрен тәбрикләп, аларга район башлыгының Рәхмәт Хатларын тапшырып узды.

Киңәшмәдә исә сүз, әлбәттә, районда Бөек Җиңүнең 69 еллыгын тантана итүгә багышланды. Шул уңайдан районда узучы чаралар белән бәйрәмгә әзерлек комиссиясе җитәкчесе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев таныштырды.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, авыл җирлекләрендә бәйрәм митинглары 8 май көнне уздырылачак. Ә район үзәге Байлар Сабасында һәм Шәмәрдән җирлегендә - 9 май көнне. Моннан тыш 8 май көнне районның 8 сугыш һәм хезмәт ветераны белән Татарстан Президенты белән очрашуга бару да көтелә.

Мәгълүмат http://saby.tatarstan.ru/tat/ сайтыннан алынды.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев