Бүген Татарстанда эш көне бер сәгатькә кыскартыла
Республика канунына нигезләнеп, 29 һәм 31 августта эш көннәре бер сәгатькә кыскартыла. (Казан, 29 август, «Татар-информ»). "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы Татарстан Республикасы канунына нигезләнеп 30 август - Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәме эш көне булмаган бәйрәм көннәре була, дип белдерә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль...
Республика канунына нигезләнеп, 29 һәм 31 августта эш көннәре бер сәгатькә кыскартыла.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы Татарстан Республикасы канунына нигезләнеп 30 август - Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәме эш көне булмаган бәйрәм көннәре була, дип белдерә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Шулай итеп, 2017 елда биш көнлек эш көнендә 30 август һәм 1 сентябрь ял көннәре була. 29 һәм 31 августта эш көннәре бер сәгатькә кыскартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев