Саба таңнары

Бүген яшь антифашистларны искә алу көне

Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә, дөресрәге 9 февральдә (1943 ел) Краснодонда совет яшь гвардиячеләре Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко һәм башкалар фашистлар кулыннан һәлак була. Антифашистларның...

Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә, дөресрәге 9 февральдә (1943 ел) Краснодонда совет яшь гвардиячеләре Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко һәм башкалар фашистлар кулыннан һәлак була. Антифашистларның коточкыч газапларга дучар ителүе турында тетрәндергеч http://www.molodguard.ru сайтыннан укый аласыз.

Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.

Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин - диңгездә, Аркаша Каманин - һавада, Леня Голиков - партизан отрядында, Валя Зенкинк - Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен бүген дә мәктәп укучыларының һәркайсы яттан белергә тиеш.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: