Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш районда урып-җыю эшләре тәмам

Бүген Министрлар кабинетында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елның сигез аенда авыл хуҗалыгындагы нәтиҗәләрне җиткерде. Министр сүзләренчә, сигез ай эчендә 804,9 мең тонна сөт җитештерелгән, 2014 ел белән чагыштырганда, бу 4 процентка күбрәк. Быел бер сыердан 5020 кило сөт чыгар, дип көтелә. Тавыклар да сөендерә -...

Бүген Министрлар кабинетында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елның сигез аенда авыл хуҗалыгындагы нәтиҗәләрне җиткерде.

Министр сүзләренчә, сигез ай эчендә 804,9 мең тонна сөт җитештерелгән, 2014 ел белән чагыштырганда, бу 4 процентка күбрәк. Быел бер сыердан 5020 кило сөт чыгар, дип көтелә. Тавыклар да сөендерә - сигез айда 585,2 миллион данә йомырка җитештерелгән, узган ел белән чагыштырсак, 13 процентка күбрәк, дигән сүз.

2015 елның 1 сентябрь мәгълүматлары буенча, республикада эре мөгезле терлек саны - 746,7 мең баш, сыерлар - 245,7 мең баш, дуңгызлар - 440,2 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр - 54,2 мең баш, кош-корт - 13,2 миллион баш.

Марат Әхмәтов үз чыгышында хәбәр итүенчә, Татарстанда бүгенгә 3,2 миллион тонна ашлык суктырылган, гектардан 21,4 центнер чыга. Зәй (гектардан 27 центнер), Нурлат (гектардан 20,2 центнер), Апас (гектардан 25 центнер), Әтнә (гектардан 35,8 центнер) һәм Әлки районнары (гектардан 19,3 центнер) урып-җыю эшләрен тулысынча тәмамлаган.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев