Бишенче тәүлек китте: балыкчы югалган
Яңалыклар

Бишенче тәүлек китте: балыкчы югалган

40 яшьлек ир-атның балыкка китеп, кире әйләнеп кайтмавы турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 1 сентябрьдә килеп ирешә.

Чистай районындагы Прость елгасындагы Ветляное күленә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре җибәрелә. Бераздан яр буенда ир-атның ишекләре бикле килеш калдырылган автомобиле табыла. Ә бер тәүлек узу белән күлдәге камышлар арасында балыкчының резин көймәсе дә табып алына. Әмма хуҗасы гына анда булмый.

Эзләү операциясе дәвам итә.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://intertat.ru


Нет комментариев