Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләк алу тыела

Саба муниципаль районының коррупциягә каршы тору буенча комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезләмәләрендә дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмалар хезмәткәрләренә бүләкләр бирүне, шулай ук хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә аларга бүләкләр алуны тыю каралган

Комиссия рәисе шул уңайдан Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре уңаеннан, әлеге тыюны үтәү кирәклеген искәртә. Вазыйфаи затлар тарафыннан башка очракларда да бүләк алу Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тыюны бозу булып тора, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү өчен шартлар тудыра, алар тарафыннан кабул ителә торган карарларның объективлыгын шик астына куя, шулай ук законнарда каралган җаваплылыкка, хәтта ышаныч югалуга бәйле рәвештә эштән азат ителүгә китерә, ә бүләк ришвәт буларак тәкъдим ителсә – җинаять җаваплылыгы буларак бәяләнә.

Хезмәт күрсәтүләрне, башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен, шулай ук мөл­кәтне, шул исәптән вакытлыча файдалануга түләүсез алудан тыелырга кирәк, чөнки вазыйфаи затка теләсә нинди матди файда рәвешендәге бүләкләр алу тыела.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма коми­тетының ышаныч телефоннары: 8 (84362) 2-35-43, 8 (987) 290-53-67.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев