Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Болгар» радиосының музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов 451 градуслы китап укый

- Хәзерге вакытта чит ил язучысы Рей Брэдбериның «451 градус по Фаренгейту» дигән фәнни-фантастик романын укыйм. Баштарак ул миңа авыр бирелде, күңелсезрәк тоелды, биш битен укыгач та куеп тора идем. Акрынлап китап үзенә алып кереп китте. Романда сүз китап яндыручы турында бара, аның исеме дә кәгазь битенең яну температурасы 451...

- Хәзерге вакытта чит ил язучысы Рей Брэдбериның «451 градус по Фаренгейту» дигән фәнни-фантастик романын укыйм. Баштарак ул миңа авыр бирелде, күңелсезрәк тоелды, биш битен укыгач та куеп тора идем. Акрынлап китап үзенә алып кереп китте. Романда сүз китап яндыручы турында бара, аның исеме дә кәгазь битенең яну температурасы 451 градус булуына ишарә.
Аңа кадәр Мөхәммәт Мәһдиевнең «Мәңгелек яз» китабын укыдым. Мәһдиев иҗатын мин гомумән яратам. Аның бөтен китап­ларын да укыганым бар дип йөри идем, кулыма әлегә кадәр укымаган шушы китабы килеп керде.
Яраткан авторларым дип Фәнис Яруллинны, Аяз Гыйләҗевне, Гомәр Бәшировны атый алам. Фәнис абый Яруллинның хикәяләрен аеруча яратам. Прозага өстенлек бирсәм дә, күңел таләбе белән кайвакыт шигырьләр дә укыйм. Күптән түгел генә Салисә Гәрәева шигырьләрен укып чыктым.
Университетта укыганда рус, чит ил әдәбиятын да яратып укыдым. Соңгы вакытта менә шул китапларны тагын бер кат укып чыгарга кирәк дигән уйда йөрим, - ди Илфар.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X