Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борис Менделевич: «Татарстан мәктәпләре үзгәрешләргә әзер булырга тиеш»

Мәгариф министрлыгының яңа кагыйдәләре нигезендә, 1-14 сентябрьдә илнең һәр мәктәбендә медицина хезмәткәрләре кизү торырга тиеш.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич белдергәнчә, республика мәктәпләренең 1 сентябрьдә ачылышка әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

«Бу бик тә кирәкле чара, чөнки белем бирү процессы башланганнан соң йогышлы авыру (шул исәптән, яңа төрдәге коронавирусны да) эләктерү куркынычы арта, чөнки балалар бер-берсе белән актив аралаша. Мондый вазгыятьтә табибларның төп бурычы — оператив төстә мониторинг үткәрү һәм эпидемия таралу куркынычына юл куймау», — дип ачыклык кертте депутат.

Менделевич билгеләп үткәнчә, Татарстан мәктәпләре, Россиянең гомуми белем бирү учреждениеләре кебек үк, үзгәрешләргә әзер булырга тиеш. «Республика тәҗрибәсе күрсәткәнчә, нинди генә үзгәреш булмасын, Татарстан яңа кагыйдәләрне оператив рәвештә өйрәнә һәм Президент җитәкчелегендә аларны актив төстә гамәлгә ашыра», — диде ул.

Шул ук вакытта, парламентарий әле Россиядәге барлык мәктәпләрнең дә үз медицина хезмәткәре булмавын искәртте. «Мәктәп медицинасын регуляцияләүне алга таба камилләштерү мәсьәләсенә әйләнеп кайтырга кирәк», — диде депутат.

Шунысын да искәртик: Мәгариф министрлыгы карары нигезендә, 1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә уку елы гадәти форматта башланачак. Мәктәп укучыларын бәйрәм линейкаларыннан да мәхрүм итмәделәр. 1 сентябрьдә балалар кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпләрдә узачак тантаналы җыелышларга бара ала.

Шул ук вакытта, уку елының беренче ике атнасында, 1-14 сентябрьдә, илнең һәр мәктәбендә медицина хезмәткәрләре кизү торырга тиеш. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев