Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге авыруларына каршы ничек көрәшергә

Район җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә битараф түгел. Көрәш чараларын тулырак аңлату максатыннан, узган атнада Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы баш энтомологы һәм фитопотологы Рузалия Хәерованы чакырылды. Ул авыл җирлеге башлыклары һәм шәхи хуҗалык вәкилләренә бәрәңгедә булган авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш чаралары турында сөйләде. Хәзерге вакытта бәрәңгенең күп...

Район җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә битараф түгел. Көрәш чараларын тулырак аңлату максатыннан, узган атнада Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы баш энтомологы һәм фитопотологы Рузалия Хәерованы чакырылды. Ул авыл җирлеге башлыклары һәм шәхи хуҗалык вәкилләренә бәрәңгедә булган авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш чаралары турында сөйләде.

Хәзерге вакытта бәрәңгенең күп өлеше шәхси хуҗалык бакчаларында игелә. Соңгы көннәрдәге коры, эссе һава, яңгырларның еш явуы, кич белән салкын һәм чыкның күп төшүе аркасында үсемлекләрдә фитофтороз һәм альтернариоз авырулары барлыкка китерә. Боларга ризоктониоз, парша кебек авыруларны да өстәсәк, бәрәңге үстерүнең никадәр көч таләп иткәнен күзаллау кыен түгел.

Фитофтора вакытында үсемлекнең яфраклары карала, игътибар белән караганда анда гөмбәнең аксыл җепселләрен күрергә мөмкин. Ул шулай ук сабакта да күзәтелә. Андый очракта сабак хәлсез, сынучан була. Альтернариоз авыруы белән зарарланганда яфракта кара таплар барлыкка килә, үсемлек саргая һәм көчсезләнә.

Соңгы елларда тагын бер төр - фузариоз авыруы да киң таралыш алды. Ул бәрәңге орлыгында да саклана һәм туфракта да булырга мөмкин. Үсемлек тагын да зарарланганда уңыш бөтенләй булмаска, йә төптә бик вак бәрәңгеләр генә була, тамырында аксыл төстә черек барлыкка килә.

  • Бу авыруларга каршы көрәшнең иң үтемле чарасы - сыйфатлы орлык утырту һәм хуҗалык бакчаларында да чәчү әйләнешен булдыру. Участокны ике өлешкә бүлеп, бер өлешенә бәрәңге утыртырга, икенче өлешенә күпьеллык чәчәргә. Шулай эшләгәндә авырулар, корткычлар зыяны кими. Моны кулланып караучылар нәтиҗәсе яхшы булуын әйтә. Шулай ук авыру үсемлекләрне үсү чорында йолкып ташларга кирәк, - дип киңәш итә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров.

Бу авырулар уңышны 40-50 процентка кадәр киметә. Фитофтороз һәм алтернариоз авыруларын бордос катнашмасы, бакыр купорусы, Хом һәм Ризоплан препаратлары белән эшкәртергә кирәк. Моны 7-10 көн саен кабатларга. ризопланны Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы район бүлегеннән, бордос һәм бакыр купорусын чәчәкләр сатучы кибетләрдә сатып алырга мөмкин.

Бәрәңгенең икенче дошманы - колорадо коңгызы. "Престиж" препараты белән эшкәртеп утыртканнарның бакчаларында шушы көнгә кадәр кортлар күренмәде, ди белгечләр. Бу көннәрдә андый бакчаларда да баш калкыта башлады корткычлар. Шуңа күрә колорадо коңгызының личинкаларын 2-3 үсеш чорында химик препаратлар белән эшкәртү уңай нәтиҗә бирә. Моның өчен "Танрек", "Децис профи", "Конфидор" препратлары куллану отышлы. Бәрәңгенең сабагын уңыш җыярга ике атна алдан урып алырга кирәк. Сабакларны бакчада калдыру ярамый.

Киңәшләрне Зәмирә Сәмигуллина язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев