Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге өчен акча түлиләр

Җирнең кадерен белүчеләр өчен шатлыклы яңалык. Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды.

Әлеге карар киләсе елдан үз көченә керәчәк. “Үзмәшгуль” буларак рәсмиләштерелгән гражданнар да бакча участокларында җитештерелгән һәм үстерелгән яшелчә һәм бәрәңгегә субсидия алачак.   Мондый гражданнар өчен субсидияләүнең ике юнәлеше күздә тотыла:   1. Яшелчәләр һәм бәрәңге орлыкчылыгына. Яшелчә һәм бәрәңгенең элита орлыкларын максатчан үстерүче һәм сатучы кешеләр өчен ставка 1 гектарга исәпләнәчәк.   2. Азык-төлек максатлары өчен бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләрен җитештерүгә һәм сатуга ставка бер тоннага якынча 4 мең сум тәшкил итәчәк (чыгымнарның якынча 30 проценты).   Милли проект кысаларында халык хуҗалыклары өчен яшелчә һәм бәрәңге орлыкларын сатып алу авансланачак. Эшкәртүче һәм “үзмәшгуль” гражданин арасында “Агроконтракт” төзелә. Үстерелгән продукцияне сатканнан соң, дәүләт “үзмәшгульлек” өчен орлык сатып алу чыгымнарының 50 процентын компенсацияли (бер эшкәртүчегә 5 млн сумнан артмаячак).   Тагын бер юнәлеш: бакчачылык ширкәтләре эчендә кирәкле инфраструктура булдыру.   Әлеге максатка ирешү өчен 32 муниципалитет белән хезмәттәшлек оештырылган. Коммерциягә карамаган бакча ширкәтләре дә бар. Безнең республикада бакча яны һәм бакча участокларында, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бәрәңге һәм яшелчә культуралары үстерүнең яхшы потенциалы бар. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүген оператив киңәшмәдә сөйләде.   Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=37339

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев