Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатларының эш көне дискотека белән төгәлләнде

Дискотеканы Нурбәк Батулла алып барды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының икенче эш көне Яңа татар музыкасы концерт-дискотекасы белән төгәлләнде. Күңел ачу чарасы “Эрмитаж” концерт холлында үтте. “Татар-информ” хәбәрчеләре яшьләрнең музыкаль зәвыкларына күз салды.

Дискотеканы Нурбәк Батулла алып барды. Концерт Yummy music лейблының иң яхшы артистлары катнашында үтте. Форумның бөтен дөньядан килгән 1000 делегаты Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм К-ru репертуарындагы татар җырларына кушылып биеделәр. Артистларны сәхнәдә стендап жанры үзешчәннәре алыштырды. Татар стендабын тамашачыга Рәмис Давыдов, Рамил Авдеев, Ленар Галәветдинов һәм Йолдыз Гыйбадуллина тәкъдим итте.

Алдан әзерләнгән программа тәмамлангач, сәхнә делегатлар арасындагы яшь артистларга тапшырылды. Себердән килгән татар егете Рузил Бенекаев себер татар теленең рэп өчен уңайлы булуын раслап чыгыш ясады. Мәскәүдән килгән делегат, яшь артист Марат Яруллин, концерт форматыннан читкә китеп, үзенең эстрада җырларын башкарды.

Концерт кичке 10да башланып, төнге 12дән соң да дәвам итте. Бу вакытта инде яшьләрнең күбесе төнге Казан һавасын суларга чыккан иде. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев