Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буада авылларының берсендә ишегалдында граната тапканнар

Узган шимбә көнне 17 сәгать 45 минутта полициянең кизү тору бүлегенә Буа районының Аксу авылында шәхси йорт ишегалдында өеп куелган комлы-ташлы күчтән гранатага охшаш әйбер табулары хакында хәбәр килә. Сүз уңаеннан, хуҗа төзелеш материалын 2007 елда ук сатып алган булган. Хәбәр алынуга Аксуга киткән оператив төркем, чыннан да, төзелеш материалы...

Узган шимбә көнне 17 сәгать 45 минутта полициянең кизү тору бүлегенә Буа районының Аксу авылында шәхси йорт ишегалдында өеп куелган комлы-ташлы күчтән гранатага охшаш әйбер табулары хакында хәбәр килә. Сүз уңаеннан, хуҗа төзелеш материалын 2007 елда ук сатып алган булган. Хәбәр алынуга Аксуга киткән оператив төркем, чыннан да, төзелеш материалы эченнән граната табып ала. Коралның "F1" маркалы икәнен ачыклыйлар. Хәзерге көндә граната Казанга экспертизага җибәрелде, анда аның сугышчанмы, әллә уку-өйрәнү өченме икәнен тәгаенлиләр, дип хәбәр итә Буа җирле басмасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев