Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булмас димә! Мәче хуҗаларын "әсир"леккә алган [+видео]

Америка Кушма Штатларында бер гаилә мәче әсирлеккә алды, дип полиция хезмәткәрләрен чакыртырга мәҗбүр булган.

Баксаң, мәчеләре котырган һәм гаиләдәгеләргә ташлана башлаган икән. Нишләргә дә белмәгәннән, мәчеләрен тынычландыру өчен, ир белән хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре гаиләне котырган мәчедән коткарганнар. Мәче ташланып үлү очраклары әлегә кадәр теркәлмәсә дә, мәчеләрнең тәртип бозулары аркасында полиция хезмәткәрләрен чакырту очраклары еш була икән.
Новосибирскта берәүләр ишекләренә кемдер каты шакыганын ишетеп, куркып калганнар. Вата җимерә өйгә керергә ургылган бу «бәндәне» тынычландырыр өчен хокук сакчыларын чакыртканнар. Баксаң, күршеләрнең мәчесе фатирларны бутап, адашып боларга керергә талпынган икән. Бронижилетлар кигән, автоматлар тоткан сакчылар тиз килеп җиткәннәр, мәчене тоткарлаганнар.
http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев